8 Март бәйрәме белән тәбриклибез!

Хөрмәтле хатын-кызларыбызны — әниләрне, әбиләрне, апаларны, сеңелләрне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз!

Сезгә иң изге теләкләр, исәнлек-саулык, чиксез бәхет, озын матур гомер телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!

Бу Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. 

Бәйрәм белән!!!

Татар Портал редакция исеменнән тәбриклибез!

Добавить комментарий